Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» Татарстанда 1 июльдән 10 июльгә кадәр узачак.
Республикада 700дән артык чара үткәреләчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова. «Гаилә атнасы» «Татарстан — бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза. Республикада гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, гаилә аша патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла, дип белдерде Әхмәтова.
Искәртик, Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
