Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге идарәсе җитәкчесе Виталий Бочкарёв хәбәр итте.

«2025 елдан 2028 елга кадәр республикада халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең яңа төбәк автоматлаштырылган системасы булдырыла. Әлеге программа кысаларында беренче этапта Түбән Камада 34 сөйләмле сирена җайланмасы урнаштырылды. 2026 елның икенче яртысында шәһәр һәм район территориясе тагын 13 хәбәр итү җайланмасы белән тулыландырылачак. Хәзерге вакытта халыкка хәбәр итүнең аппарат-программа комплексы сынау уза», — дип белдерде Виталий Бочкарёв.