Түбән Камада Яшьләр көненә багышланган бәйрәм концертының төп кунаклары билгеле булды. Төп сәхнәдә SAYAN, Baby ti һәм диджей Никита Покровский чыгыш ясаячак.
Концерт 4 июльдә «Манзара» сәүдә үзәге янында узачак.
SAYAN – Россиянең поп һәм рэп башкаручысы, җырлар авторы. Ул быел яз көне «Мальборо» җыры белән киң танылу алды.
Baby ti – яшь поп-башкаручы, Башкортстанның халык артисты Арслан Тимеровның улы. Ул башкорт телендә җырлар башкара.
Альбина Вәлиева
MAX