Түбән Камада 48 яшьлек хатын-кыз, мошенниклар корбанына әйләнеп, 2 миллион сумнан артыграк акчасыннан мәхрүм калган.
Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре мошенниклар курьерының кем икәнлеген ачыклаган. Лаеш районыннан 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Ул үз гаебен тулысынча танып, хатын-кыздан акчасын кемнәргәдер тапшыру өчен алганлыгы турында сөйләгән. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашучы башкаларны эзли.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX