Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Йөрештә һәлак булган солдатларның әти-әниләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, запас частьтагы хәрбиләр, иҗтимагый хәрби-патриотик оешмалар вәкилләре катнаша.

Йөреш кичке алтыда башлана. Маршрут Яшьлек урамы, 7 нче йорттан Төзүчеләр проспекты буенча урнашкан сугышчы интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр узачак.

Чара ахырында һәйкәл янында тантаналы митинг була, анда чәчәкләр куячаклар.