Бу үзәк республикада гына түгел, Россия күләмендә дә тиңдәше булмаган заманча киңлек буларак бәяләнә. Ул шәһәрдәге өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләрен берләштергән күпфункцияле мәйданчыкка әвереләчәк.

Бинаны карау барышында Радмир Беляев һәм Тимур Сөләйманов ремонт эшләренең соңгы этабында булуын билгеләп үтте. Хәзер бүлмәләрне җиһазлау эшләре дәвам итә. «Беренчеләр йорты»нда медиаүзәк, вокал студиясе, тегү остаханәсе, фитнес-зал һәм балалар белән яшүсмерләрнең иҗади һәм шәхси үсеше өчен башка заманча мәйданчыклар эшләячәк.

«Беренчеләр йорты» ачылуын шәһәрдә яшәүче балалар түземсезлек белән көтә. Алар арасында 6 яшьлек Ангелина да бар. Ул көн саен әби-бабасы белән төзелеш мәйданы янына килеп, эш барышын күзәтә.

Бина тирәсе дә тулысынча яңартылган. Биредә ачык һавада фестивальләр, концертлар һәм иҗади очрашулар үткәрү өчен 200 урынга исәпләнгән амфитеатр төзелгән.

Күчмә киңәшмә барышында яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре дә каралды. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, китапханәләр, белем бирү учреждениеләре һәм мәдәният үзәкләре бердәм система булып эшләргә тиеш. Төп максат — яшьләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтү һәм үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карау өчен уңайлы шартлар булдыру.

«Беренчеләр йорты»н рәсми рәвештә август башында ачу планлаштырыла. Бу вакыйга уңаеннан шәһәрдә ике атна дәвам итәчәк зур фестиваль үткәрү күздә тотыла.