Узган атнада Түбән Камада полиция хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләрнең урамда олылар озатуыннан башка кич йөрүе буенча 12 очракны теркәгәннәр.

Эчке эшләр бүлегендә җәйге чорда балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате гамәлдә булуын искә төшерделәр. Ул төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр вакыт.

Бу вакытта балаларга ата-аналарыннан яки законлы опекуннарыннан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Таләпләрне бозган өчен ата-аналар административ җаваплылыкка тартыла. Кабатланган очракларда балигъ булмаган яшүсмерне профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.