Митингта Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, хәрби хәрәкәтләр һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

Бу көнне ветераннар, әйтерсең лә, янәдән яшьлек елларына әйләнеп кайткандай булды. Өсләрендә — хәрби форма, кулларында — чәчәкләр. Һәркайсының үз язмышы, үз тормыш юлы һәм батырлык тарихы бар.

«Ватаныбызны саклаган һәркем алдында баш иям. Һәр чорның үз геройлары бар. Болар — Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня һәм Сүрия җирләрендәге хәрби бәрелешләрдә катнашкан егетләребез. Бүген махсус хәрби операция ветераннары да безнең белән бер сафта. Аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм туган илгә карата эчкерсез мәхәббәте тирән хөрмәт уята», — дип белдерде Радмир Беляев.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына Айдар Метшин һәм Рөстәм Нуриев та мөрәҗәгать итте. Алар Ватан азатлыгы өчен көрәшкән шәһәрдәшләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Бу дата рәсми бәйрәмнәр исемлегенә кермәсә дә, аны ел саен зурлап билгеләп үтәләр. Ул — ил иминлеге өчен хезмәт иткән, авыр сынаулар аша үткән кешеләргә рәхмәт белдерү көне.

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Көн дәвамында түбәнкамалылар да бирегә килеп, каһарманнар истәлегенә хөрмәт күрсәтте.