Ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре, тол хатыннары, балалары һәм шәһәр халкы кулларына геройларының портретларын тотып, шәһәр урамнары буйлап узды.

Колонна Яшьлек урамыннан сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә кадәр атлады. Мемориал янында җыелучылар Ватан өчен гомерләрен биргән якташларын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Акциядә катнашучылар арасында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган улы Шәүкәтнең портретын күтәреп килгән Шакир Маняпов та бар иде. 

«Мондый чаралар батырларның истәлеген сакларга һәм аны киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә. Геройлар онытылмый», — дип белдерде Шакир Маняпов.

Акциянең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе һәлак булган солдатларның әниләре һәм тол хатыннарыннан торган хор чыгышы булды. Коллектив күптән түгел генә оешса да, бүген аның әгъзалары бер-берсенә терәк булып, уртак кайгыны бергәләп кичерә.

«Күккә очкан рота» акциясе Түбән Камада бишенче ел рәттән үткәрелә. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Быелгы йөрешкә 500дән артык кешенең кушылуы да проектның шәһәр халкы өчен әһәмиятен һәм каһарманнар истәлегенә хөрмәтнең көчле булуын күрсәтә.