Быелгы смена Россиянең балалар һәм яшьләр «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырыла. Биләргә Татарстанның төрле районнарыннан 12–17 яшьлек якынча 800 сәлкеш килде. Аларның барысы да сайлап алу этабын уңышлы узган. Форумда катнашу өчен укучылар «Остазлар» темасына эссе язган һәм үз уңышларын күрсәткән портфолио әзерләгән.

27 июньдә форумның рәсми ачылыш тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов чыгыш ясады.

«Сезнең һәрберегез — үзенчәлекле, зур галәм кебек. Бергә туплангач, без тагын да көчлерәк булабыз. Безне уртак тарих берләштерә, киләчәкне бергә корырга чакыра. Алдынгылар — сәләтлеләр, ә сәлкешләр — һәрвакыт алда баручылар», — диде Тимур Сөләйманов.

Сәлкешләрне шулай ук Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов сәламләде. Ул яшьләргә нәтиҗәле һәм кызыклы ял теләде.

Беренче сменаның төп юнәлеше — остазлык һәм лидерлык. Форум программасы катнашучыларда җаваплылык хисен, лидерлык сыйфатларын һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Укучылар көн саен 12 юнәлеш буенча белем алачак. Алар арасында мәгариф, фән, мәдәният, экология һәм башка тармаклар бар. Сәлкешләр остаханәләрдә катнашып, алган белемнәрен тәҗрибәдә ныгытачак.

Быелгы яңалыкларның берсе — «Биләр. Тамырлар» проекты. Аның кысаларында археолог, тарих фәннәре кандидаты, «Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы» директоры Зөфәр Шакиров катнашучыларны археология һәм тарих дөньясы белән таныштыра.

Биләрдәге форум атмосферасын быел да онлайн форматта күзәтергә мөмкин. «Җанлы Сәләт» проекты аша көн саен форум яңалыклары, репортажлар һәм туры эфирлар тәкъдим ителә. Трансляцияләр «Сәләт»нең рәсми ВКонтакте аккаунтларында алып барыла.

Быел «Сәләт» форумы 26 июньнән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт смена кысаларында Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6 меңгә якын сәләтле бала, яшьләр һәм остазлар бер мәйданчыкта очраша.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла.