Программа кысаларында кредит ставкасы 9 проценттан артмый. Финанс чаралары реставрация эшләрен башкаруга да, проект-смета документациясен әзерләүгә дә юнәлдерелергә мөмкин. Барлык эшләрне тәмамлау һәм кабул итү актын имзалау 2030 елның 31 декабренә кадәр башкарылырга тиеш.
Мәдәни мирас объектларын торгызганнан соң аларда кунакханә ачуны планлаштырган инвесторлар 2026 елның мартыннан башлап 6 процентлы ташламалы ставка белән кредит алуга дәгъва итә ала. Моның өчен бинаның мәйданы 500 квадрат метрдан ким булмаска, ә номерлар саны кимендә 10 булырга тиеш. Моннан тыш, проект тәмамланганнан соң бер ел эчендә объектка кимендә 3 йолдыз категориясе бирелүе мәҗбүри шарт булып тора.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә инвесторлар сатып алган авария хәлендәге 6 мәдәни мирас объекты буенча фәнни-проект документациясен әзерләүгә 38 миллион сумнан артык төбәк финанславы бүлеп бирү турында карар кабул итте. Шул ук вакытта әлеге тәҗрибәне 11 объект урнашкан Чистай шәһәрендә дә куллану мөмкинлеге карала.
«Объект за рубль» программасы нигезендә инвесторлар тарихи биналарны символик бәягә сатып алу мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта милек хокукы сатып алучыга шунда ук күчә, әмма бинаны торгызу һәм реставрацияләү буенча мәҗбүри йөкләмәләр белән бергә.
Яңа милекче билгеләнгән сроклар эчендә барлык реставрация эшләрен тулысынча башкарырга тиеш. Әлеге программа эшмәкәрләргә тарихи мирасны саклап калырга гына түгел, ә Татарстанда мәдәни һәм туристик киңлекләрне үстерүгә дә этәргеч бирә.
Программада катнашырга теләгән инвесторлар җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә ала.

Альбина Вәлиева
MAX
