Россиядәге иң зур чатырлы яшьләр форумына Татарстанның һәр районыннан һәм илнең төрле почмакларыннан 800гә якын сәләтле егет-кыз килде.
«Сәләт Биләр Форум» ел саен оешманың җәйге эшчәнлегенә нәтиҗә ясый торган иң мөһим мәйданчык булып тора. Быелгы программа фән, иҗат, сәнгать һәм спорт юнәлешләрен берләштергән тематик лабораторияләр форматында төзелгән. Форумда катнашу хокукын җәйге профильле аланнарда уңышлы сайлап алу узган егет-кызлар гына ала. Бу сменада «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият» һәм «Саба» аланнары вәкилләре катнаша.
Форумны ачу тантанасында катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде. Ул Биләрнең яңадан сәләтле яшьләрне кабул итүенә шат булуын әйтеп, әлеге сменаның форум программасының иң әһәмиятле өлеше булуын билгеләп үтте.
Тантанада шулай ук Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, соңгы 15 елда Изге Биләр җире максатчан һәм талантлы яшьләрне берләштерүче үзәккә әверелде.
Форум дәвамында катнашучылар өчен остаханәләр, иҗади лабораторияләр, воркшоплар, белем бирү сессияләре һәм Россиянең әйдәп баручы экспертлары белән очрашулар оештырылачак. Моннан тыш, программада спорт ярышлары, мәдәни чаралар, интеллектуаль уеннар һәм командалы проектлар да каралган.
Быел форум кысаларында педагоглар өчен махсус «Остаз» белем бирү программасы да узачак. Анда Татарстаннан, Казаннан һәм күрше төбәкләрдән килгән укытучылар, мәктәп җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, шулай ук педагогик юнәлештә белем алучы студентлар катнашачак. Проектның төп максаты — мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерү, заманча белем бирү алымнары белән танышу, татар телен үстерүгә ярдәм итү һәм тәҗрибә уртаклашу.
Форум программасында шулай ук «Асыл гаилә җыены» үткәреләчәк. Бу көнне «Сәләт» активистлары үз гаиләләре белән бергә иҗади, спорт һәм интеллектуаль мәйданчыкларда катнашып, оешманың төрле буын вәкилләре арасындагы бәйләнешне ныгытачак.
Экология темасы да игътибар үзәгендә кала. Катнашучылар өчен табигатьне саклау, экологик мәдәниятне үстерү һәм тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган гамәли дәресләр һәм остаханәләр үткәреләчәк.
Форум эшен «Җанлы Сәләт» онлайн-студиясе дә яктыртачак. Туры эфирлар 10 июльдән башлап форумның ВКонтакте сәхифәсендә күрсәтеләчәк.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Быелгы юбилей сменасы 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Альбина Вәлиева
MAX
