«Бүген дошманның пилотсыз очу аппаратлары белән республиканың Кама аръягы районнарына ясаган массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Каманың кайбер предприятиеләре зыян күрде. Берничә кеше җиңел тән җәрәхәтләре алды, аларга вакытында медицина ярдәме күрсәтелде. Барлык ашыгыч һәм махсус хезмәтләр вакыйга урыннарында эшли, һөҗүм нәтиҗәләре оператив рәвештә бетерелә. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча вәзгыятьне шәхсән даими контрольдә тотам», — дип язды ул үзенең Макс каналында.
Шулай ук Радмир Беляев пилотсыз очу аппаратлары белән бәйле фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә тарату өчен җаваплылык турында кисәтте.
«Әгәр сез күктә пилотсыз очу аппаратын, һава һөҗүменнән саклану системалары эшен яки һөҗүм нәтиҗәләрен күргәнсез икән, аларның фото һәм видеоларын социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга урнаштырмагыз. Кадрларда мөһим мәгълүмат юк кебек тоелса да, мондый язмалар дошманга махсус хезмәтләрнең эшен бәяләргә һәм киләсе һөҗүмнәрен төгәлрәк планлаштырырга ярдәм итә ала», — дип искәртте Түбән Кама муниипаль районы башлыгы.

Альбина Вәлиева
MAX
