Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында катнашучыларны ике мөһим агросәнәгать һәм кооператив чарасының башлануы белән котлады. Ул «Агроидел» күргәзмәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән компанияләрнең катнашуын, ә кулланучылар кооперациясе форумында исә Россия һәм халыкара кулланучылар кооперациясе оешмаларының бергә җыелуын ассызыклады. «Бу ике чара да сезгә файдалы тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәр дип ышанам», — диде ул.
Дмитрий Зубов үз чиратында, форумның Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгына һәм Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгына багышланганын билгеләп үтте. «Бу очрашу — безнең кооператив хәрәкәтебез тарихында мөһим бер мизгел», — дип ассызыклады ул.
Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин Татарстанның мондый масштаблы чараларны югары дәрәҗәдә оештыру сәләтенә югары бәя бирде. «Татарстанга һәрвакыт зур теләк белән киләбез. „Агроидел“ — илкүләм масштабында авыл хуҗалыгы производствосын алга этәрү, яңа технологияләрне пропагандалау өчен төп мәйданчыкларның берсе. Ә кулланучылар кооперациясе форумы — үзе бер искиткеч идея. Бу көннәр (8-10 июль) аграр предприятиеләрнең киләчәк үсеше өчен нәтиҗәле булачагына ышанам», — диде министр урынбасары. Ул шулай ук оештыручыларга матур эшләре өчен рәхмәт белдерде: «Казан һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә. Мондый мөһим чараларда катнашу мөмкинлеге биргәнгә рәхмәт».
Тантанада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та үз фикерләрен җиткерделәр.
Форумның йомгаклау өлешендә 2026-2030 елларга Татарстан Республикасы, Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге һәм Татарстан кулланучылар берлеге арасында гамәлгә ашырылачак хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Бу килешү региональ һәм федераль дәрәҗәдә кулланучылар кооперациясен үстерүгә яңа импульс бирәчәк.
Ике мөһим чара 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
