Газиз белән Татьяна Казанда институтта укыган елларда таныша. 2001 елның 7 июлендә алар рәсми рәвештә гаилә кора. Соңрак яшьләр Түбән Камага күченеп килә. Бүгенге көндә икесе дә шәһәрнең җылылык электр үзәгендә хезмәт итә.

Моисеевлар гаиләсе биш бала тәрбияләп үстергән. Олы уллары Рәхим инде үз гаиләсен корган. Рахман хезмәт юлында уңышларга ирешә. Кызлары Камилә балаларга ярдәм күрсәтү белән бәйле һөнәрне сайлаган. Ә кече балалары Раян белән Җәмилә Түбән Камадагы 38 нче лицейда белем ала.

Тантана Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе ярдәме белән оештырылган «Гаилә атналыгы» кысаларында узды.