Тикшерү материаллары буенча, үсмер кызга Россия цифрлы үсеш министрлыгыннан ялган хезмәткәр шалтыраткан һәм аның гаиләсенең мәгълүматлары куркыныч астында, дип ышандырган.
Кыз, әти-әнисе өендә булган акчаларны һәм кыйммәтле бизәнү әйберләрен җыеп, билгеләнгән урынга барган һәм әзерләнгән рюкзакны билгесез кешегә тапшырган.
Соңрак алданганлыгын аңлагач, әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
