«Патриот» милли премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Бу – балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өлкәсендә Россия күләмендәге иң абруйлы бүләкләрнең берсе.

Конкурста тарихи хәтерне саклауга, гражданлык бердәмлеген ныгытуга һәм патриотик проектларны тормышка ашыруга өлеш керткән аерым затлар, иҗтимагый оешмалар һәм коллективлар катнаша ала.

2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителү уңаеннан, быел премия 15 номинация буенча тапшырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ноябрь аенда Бөтенроссия патриотик форумы кысаларында узачак.

Гаризалар 2026 елның 12 сентябренә кадәр «Россия яшьләре» («Молодёжь России») мәгълүмати системасы аша кабул ителә.