Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аның геройлары истәлегенә куелачак һәйкәлнең тулы зурлыктагы балчыктан ясалган моделен тәкъдим итү чарасы узды. Бу монументның проекты скульптор Артур Давыдов тарафыннан эшкәртелгән.
Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, батырларча һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнары, шулай ук төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Барлык тәкъдимнәр һәйкәлне бронзадан коелганчы исәпкә алыначак.
Яңа мемориал комплексы, Җиңү монументы янында, тарихи урынны тулыландырачак. Ул стела, ике сугышчы фигурасын һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган Түбән Кама егетләренең исемнәре язылган истәлек такталарын үз эченә алачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
