2026 елда узачак Kazan Digital Week халыкара форумының үзәгендә ясалма фәһем технологияләре торачак. Бу хакта «Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, киләсе елгы форум программасы ясалма фәһемне төрле тармакларда нәтиҗәле файдалану мөмкинлекләренә багышланачак. Төп игътибар технологик мөстәкыйльлекне тәэмин итүгә, шулай ук фән, бизнес һәм дәүләт структуралары арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлтеләчәк.
Быелгы форумның эшлекле һәм күргәзмә программасы традиция буенча ун төп тематик блокны үз эченә ала. Алар арасында интеллектуаль технологияләр, цифрлы җитештерү, мобильлек, мәгариф, мәдәният, медицина, агросәнәгать комплексы, транспорт, дәүләт идарәсе һәм мәгълүмати иминлек мәсьәләләре урын алачак.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week Татарстан өчен абруйлы халыкара мәйданчык кына түгел. Ул республикада заманча технологияләрне үстерүгә этәргеч бирә, фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертү мөмкинлекләрен киңәйтә һәм Татарстанны инновацион карарлар тудырылып, алар җитештерүгә һәм тормышның төрле өлкәләренә уңышлы кертелә торган алдынгы төбәкләрнең берсе итеп таныта.
Альбина Вәлиева
MAX
