Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәрдә БПЛА бәреп төшерелү турында хәбәр итте. Бу хакта шәһәр башлыгы МАКС мессенджерында язган.
«Бүген иртән Түбән Камада һава һөҗүмнәреннән саклану системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Объектлар җимерелү очраклары һәм зыян күрүчеләр юк. Технологик процессларга зыян килмәде», — дип хәбәр итте ул.
Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы иртәнге 8:00сәгатьтә бетерелде.
Шәһәр башлыгы түбәнкамалыларны рәсми чыганакларга гына ышанырга чакырды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
