Түбән Камадан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм партиясе озатылды. Бер ярым тонна авырлыктагы йөк башта Казанга, аннан соң Донбасска юлланачак.
Волонтерлар гуманитар ярдәмне «Газель» автомобиленә төяде. Йөк составында дарулар, азык-төлек, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инвалид арбалары да бар.
Моннан тыш, әлеге рейс белән өч эвакуация арбасы да җибәрелә. Волонтерлар әйтүенчә, аларны шәһәрдәшләр үз куллары белән ясый: металл конструкцияләрне эретеп ябыштыра, тәгәрмәчләрен сатып ала һәм әзер эшләнмәләрне волонтерлар складына китерә.
Гуманитар ярдәм әзерләүгә яшьләр дә кушылган. Политехника көллияте студенты Айназ Касыймханов гаиләсе белән бергә хәрбиләр өчен ботка әзерли. Аның саклану вакыты ике елга кадәр.
Бердәм хезмәт нәтиҗәсендә «Газель» автомобиле санаулы минутлар эчендә тулысынча төялде.
Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кирәк-яраклар Химиклар проспектында урнашкан 72Б адресындагы кабул итү пунктында җыела. Волонтерлар әйтүенчә, мондый рейслар атнага ике-өч тапкыр оештырыла.
Альбина Вәлиева
MAX
