Пилотсыз очкыч аппараты һөҗүме вакытында зыян күргән Чәбия урамындагы 3нче йортны Республика көне – 30 августка кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта биредә торгызу эшләре актив алып барыла. Зыян күргән күпфатирлы йортта махсус техника эшли, объектта 60тан артык белгеч хезмәт куя. Төзүчеләр һәм монтажчылар эшне расланган график нигезендә алып бара.

Бүген Түбән Кама мэры Радмир Беляев торгызу эшләре барышы белән танышты, белгечләр белән аралашты һәм эшләрне оештыру дәрәҗәсен бәяләде.
Альбина Вәлиева
MAX
