2026 елның 13 августында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар оешмасы (РТРЧ) 25 еллык юбилеен каршылый.
Бу дәүләт предприятиесе Россия Президенты Указы нигезендә 2001 елда барлыкка килде. Бүген ул ил буенча сибелгән 79 радиотелеүзәкне бер зур гаиләгә туплап, элемтә өлкәсендә алыштыргысыз табигый монополия булып санала. РТРЧ — төбәктәге теле һәм радиокомпанияләр өчен тапшыру хезмәтләренең төп тәэмин итүчесе. Аның эшчәнлеге гражданнарның мәгълүматка конституцион хокукларын тормышка ашыруга булышлык күрсәтеп, илнең оборона сәләтен, иминлеген һәм технологик бәйсезлеген саклау өлкәсендә стратегик әһәмияткә ия. Моннан ун еллар элек башкарылган күләмле эш нәтиҗәсендә РТРЧ дөньяда тиңе булмаган цифрлы эфир челтәрен сафка бастырды. Хәзер инде 140 меңнән артык авыл-шәһәрдә яшәүче халыкның 98,6 проценты абонент түләвеннән азат итеп, 20 телеканалны һәм 3 радиостанцияне бушлай карый ала. Оешма яңа юнәлешләрне үзләштерә. Предприятие корылмалары кешеләрне интернет һәм мобиль элемтә белән тәэмин итүдә, шулай ук гадәттән тыш вәзгыятьләр хакында муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә кисәтү дә кулланыла. Биеклеге 540 метр булган Останкино манарасы компаниянең визит карточкасы булып кала бирә, ул Россиядә һәм Европа киңлекләрендәге иң югары корылмалар рәтенә керә. Предприятиедә кабул ителгән күмәк килешү тармакта берничә мәртәбә лидер дип танылды. Документның яңартылган вариантында хезмәткәрләр өчен РФ Хезмәт кодексында каралмаган 30дан артык социаль ташлама теркәлгән. 2009 елның маеннан Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ) филиал статусында РТРЧ составына кушыла. Татарстан филиалы республикада яшәүче халыкның 99,3 процентына күпканаллы сыйфатлы телерадиотапшырулар җибәрә. Санлы телесистема федераль проектлардан тыш, «Россия 1», «Россия 24» телеканалларында һәм «Радио России» дулкынында баручы «Татарстан» ДТРК»ның региональ блокларын, шулай ук «Татарстан-Яңа Гасыр» (ТНВ-Татарстан) каналын ОТР аша күрсәтүче 87 тапшыру станциясен үз эченә ала. Республикада яшәүчеләрнең 83,3 проценты «Россия радиосы + Татарстан радиосы» тапшыруларын, 62,2шәр проценты — «Маяк» һәм «Вести FM» радиопрограммаларын тыңлау мөмкинлегенә ия. 2000 елдан башлап оешма «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ тапшырулары өчен аналоглы радио һәм телевидение челтәрен төзеде һәм аның өзлексез эшләвен гарантияли. 2012 елның 1 мартында ил тарихында беренче мәртәбә Казанда DVB-Т2 стандартындагы 1нче цифрлы программа пакеты, ә 2013 елның 26 июнендә шулай ук Россиядә беренче булып эфир телевидениесенең 2нче цифрлы пакеты таратыла башлады. РТРЧның технологик базасы импортны алыштыру сәясәте кысаларында даими яңартыла. «Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге» филиалы 2024–2025 елларда республика территориясендәге эфир тапшыргычларын санлы форматка күчерү программасын төгәлләде. Беренче мультиплекста урнашкан барлык 87 объекттагы җиһаз яңага алыштырылды. 2024 елда Радиотелетапшырулар үзәгенең манарасына медиафасадлы заманча яктырткыч системасы урнаштырылды, нәтиҗәдә бу корылма хәзер башкала символларының берсе санала. «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең 25 еллыгы — безнең илнең бердәм мәгълүмати киңлеген этаплап формалаштыру тарихы. Татарстандагы бүлекчә — зур механизмның гап-гади бер буыны гына түгел: без көндәлек режимда сигналның һәр йортка, шул исәптән иң читтәге торак пунктларга да барып җитүе өчен тулысынча җавап тотабыз. Безнең коллективның әлеге масштаблы һәм зарур миссиягә өлеш кертүе белән мин чиксез горурланам», — ди Татарстан филиалы җитәкчесе Владимир Николаевич Якимов. Филиал территориясендәге объектларда радиотехник аппаратура куелган, алар ярдәмендә 10 федераль һәм төбәк радиокомпаниясенең тапшырулары, шулай ук кәрәзле операторларның 140 база станциясе алып барыла.
«Татарстан Республикасы РТТҮ» филиалы нигезендә телерадиотапшырулар музее оештырылды, анда даими рәвештә мәктәп балалары, югары уку йортлары студентлары һәм республика халкы булып китә. Оешма берничә тапкыр РТРЧның алдынгы филиалы дип игълан ителде. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин үз котлавында РТРЧның сыйфатлы һәм өзлексез тапшырулар белән тәэмин итүдәге ролен ассызыклады. Юбилей алдыннан Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре күпьеллык намуслы эшчәнлекләре, республикада массакүләм коммуникация чараларын камилләштерүгә саллы өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Альбина Вәлиева
MAX