2026 елда Түбән Кама районында почта бүлекчәләрен капиталь ремонтлау һәм яңаларын төзү планлаштырыла.
Благодатная, Сухрау һәм Югары Уратма авылларындагы почта бүлекчәләре капиталь ремонтланачак. Ә Прости, Иске Чишмә, Шәңгәлче һәм Түбән Уратма авылларында тиз җыела торган конструкцияләрдән яңа почта бүлекчәләре төзеләчәк.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының шәһәр төзелеше сәясәте һәм архитектура идарәсе башлыгы Ольга Никитина хәбәр итте.
Альбина Вәлиева
MAX