Бүген, 3 августта, Татарстанда җәйге һава торышы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак, явым-төшем көтелми диярлек. Көндез һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шул ук вакытта республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин.
Җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк. Аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, ә яшен вакытында урыны белән секундына 15–18 метрга кадәр көчәюе мөмкин.
Төнлә һава температурасы +12...+17 градус булачак, ә көндез термометр баганалары +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикада көндезге һава температурасы +27 градус тирәсе булачак.
Альбина Вәлиева
MAX