Сезон башыннан бирле Татарстанда талпан кадалудан 6 792 кеше зыян күргән. Шуларның 351 очрагы Түбән Кама районында теркәлгән.
29 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республика медицина учреждениеләренә талпан кадалудан зыян күргән 6 792 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында 1 430 бала бар.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, талпан кадалу очраклары саны кимегән. 2025 елда әлеге чорда 8 926 очрак теркәлгән булган. Иң күп очраклар Казанда (2 542), Яр Чаллыда (574), Әлмәт районында (381) һәм Түбән Кама районында (351) ачыкланган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, талпаннар күбрәк табигать зоналарында, бакчаларда һәм шәхси йортлар янындагы территорияләрдә очрый. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 85 проценттан артыгы нәкъ менә шушы урыннарга туры килә.
Сезон дәвамында белгечләр 13 талпан боррелиозы һәм читтән кертелгән өч талпан энцефалиты очрагын ачыклаган.
Талпаннарга каршы профилактик чаралар дәвам итә. Республикада парклар, скверлар һәм җәйге лагерьлар территорияләрен дә кертеп, 3,1 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән. Моннан тыш, талпан энцефалитына каршы 14 мең кешегә прививка ясалган.
Альбина Вәлиева
MAX