Түбәнкамалылар 76 нчы гвардия десант-штурм полкының 104 нче полкына гуманитар ярдәм җибәрделәр. Анда көнкүреш кирәк-яраклары, маскирвока челтәрләре белән бергә махсус техника да бар
Кечкенә танк пультыннан эшлиләр. Алар солдатларга тиешле урыннарга азык-төлек, дарулар илтеп җиткерергә һәм яралыларны ташырга ярдәм итәләр. Тиешле йөкне алып барырга Татарстан десантчылары берлеге ярдәм итә.
Әлеге кечкенә танк — хәрбиләрнең зур ярдәмчесе. Медикаментларны ташый, яралыларны ут ялкыннан чыгара ала. Кыскасы, куркыныч булган урыннарга кыю керә. Пульттан эшли. Шундый ике техника Түбән Кама хәрбиләренә җибәрелә.
Тиешле йөкне хәрбиләргә алып барырга Татарстан десантчылары берлеге ярдәм итә. Алар Түбән Кама волонтерлары белән һәрдаим хезмәттәшлек итәләр. Бу юлы махсус техникадан тыш көнкүреш кирәк-яраклары, маскировка челтәрләре дә алып баралар.
Түбәнкамалылар алгы сызыктагы хәрбиләргә даими ярдәм итәләр. Изге эшкә теләге булган һәркем кушыла ала. Гуманитар ярдәм җыю пункты Химиклар проспектындагы 72б адресында урнашкан. Үзәк көн саен эшли.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX