Түбән Каманың Табиев урамында яңа йортлар төзелә башлады. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше сәясәте һәм архитектура идарәсе башлыгы Ольга Никитина хәбәр итте.
Ике ун катлы йорт урман ягындагы кырда урнашачак. Бу – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча «Татнефть» АҖ проекты.
Хәзер Түбән Камада 19 күп фатирлы йорт төзелә, шуларның унысы югары әзерлек дәрәҗәсендә, җидесе – уртача һәм икесе— төзелеш башлангычында, дип сөйләде Ольга Никитина.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX