Татарстанда урманнарның хәле югарыдан тикшерелә. Янгын куркынычы булган чорда, «Cessna 172» самолёты урманнарны патрульли. Максат – янгынны иртә ачыклау.

Сезон башланганнан бирле, 23 очыш ясалган. Аларның гомуми озынлыгы – 128 сәгать.

Маршрутлар өч юнәлеш буенча озынлыгы 1318 км булган киңлекне колачлый. Барлыгы 1,2 миллион гектардан артык урман фонды күзәтү астында.