Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гамирә Минәбетдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күркәм юбилее уңаеннан аны шәһәр башкарма комитеты һәм Ширәмәт авыл җирлеге вәкилләре тәбрикләде.

Ветеранга шулай ук Россия Президенты һәм Татарстан Рәисенең котлау хатлары тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы елларында Гамирә Мөхтәсип кызы колхозда хезмәт итә. Таң белән басуга чыгып китәләр, караңгы төшкәнче эшлиләр. Басудагы авыр хезмәттән тыш, урман кисәргә дә, окоп казырга да туры килә. Җиңү хәбәрен дә ул басуда эшләгәндә ишетә.

Сугыштан соң Гамирә Мөхтәсип кызы кияүгә чыга һәм Камский бистәсенә күчә. Биредә ул совхозда хезмәтен дәвам итә. Озын гомеренең серен ул хезмәт сөючәнлектә күрә. Лаеклы ялга чыккач та эштән аерылмый: йорт-җирен тәртиптә тота, хуҗалык алып бара.

«Әни узган елга кадәр келәмчекләр бәйләде. Оекбаш, шарф, башлыклар бәйләде, элек шәлләрен дә үзе ясый иде. Беркайчан да эшсез утырганы булмады. Хәзер дә аш әзерләгәндә бәрәңге белән суган әрчергә, аларны ваклап бирергә булыша», — дип сөйли юбилярның кызы Әлфия Нырова.
100-летие жительницы Шереметьевки
Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте фотосы

100 яшьлек юбилей көнендә Гамирә Минәбетдинова янәшәсенә иң кадерле кешеләре җыела. Күркәм гаилә бәйрәмендә аның өч баласы, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы катнаша.