Түбән Камада яшәүче 86 яшьлек хатын-кыз ремонтка тапшырган күзлеген кире кайтара алмаган. Аңа ярдәмгә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре килгән.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Елена Петровна май ахырында шәһәрдәге оптика салоннарының берсеннән уку өчен күзлек сатып алган. Аңа бер айлык гарантия дә бирелгән.

Гарантия вакыты чыкканнан соң берничә көн узгач, күзлекнең колагын беркетеп торучы винты төшеп калган. Хатын-кыз күзлеген төзәттерергә дип шул ук салонга мөрәҗәгать иткән. Хезмәткәр аны сервис үзәгенә җибәрергә вәгъдә иткән, әмма кабул итү турында бернинди документ бирмәгән.

Олы яшьтәге ханым сүзләренә караганда, ул озак вакыт күзлеген эзләгән, әмма аның кайда булуын ачыклый алмаган.

Женщина пришла с жалобой в госалкогольинспекцию
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайты фотосы

Бу хәлне тикшерү өчен Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре пенсионер белән бергә оптика салонына барган. Ачыкланганча, күзлекне кабул иткән хезмәткәр инде эштән киткән, ә күзлекнең кая югалуы билгесез булып чыккан.

Нәтиҗәдә, оптика салоны җитәкчелеге югалган күзлек урынына шәһәрдәшкә яңасын бирергә карар иткән.