Алабуга шәһәрендә 5нче тапкыр җәядән ук ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узды. Шәһәрдәшләр үзләре әле осталыкларын күрсәтергә әзер булмасалар да, дулкынландыргыч ярышларны зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Турнирда катнашучылар — горур баһадирлар кебек: җәяне гаҗәеп нәфислек белән тоталар, хәрәкәтләре төгәл һәм үлчәмле. Чигүләр белән бизәлгән милли киемнәре һәр катнашучының үзенчәлеген ассызыклап кына калмый, үткән заманнарга алып кайта. Түбәнкамалылар үзләре әле осталыкларын күрсәтергә әзер булмасалар да, дулкынландыргыч ярышларны зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Алабуга мөхтәсибәте тәкъдиме белән оештырылган турнир бөтен Россиядән меңләгән тамашачыны җыйды. «Туган батыр» — ул спорт ярышы гына түгел, ә тарих белән бәйләнеш, бабалар юлын дәвам итү һәм милли рухны саклау чарасы. Бәйрәмнең кульминациясе — борынгы Болгар мәчете хәрабәләрендә өйлә намазын уку.

Турнир программасы вакыйгаларга бай була: җәядән ату һәм көрәш ярышлары, остаханәләр һәм һөнәрчеләр ярминкәсе.Чараның махсус кунагы — Татарстан Республикасының атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

Түбән Кама мөхтәсибәтенең Яшьләр бүлеге билгеләп үткәнчә, бу күренеш яшьләрне шулкадәр тәэсирләндергән: зәвыклы киенергә, җәядән оста атырга һәм күп гасырлык тарихны өйрәнергә теләк белдергәннәр.