Навигация чоры башланганнан бирле Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе белгечләре 79 хокук бозу очрагын ачыклаган. Кагыйдә бозган өч көймә махсус саклау урынына озатылган.
Җәйге чорда Кама елгасында көймәләр саны арта. Шуңа күрә Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре профилактик рейдларны даими үткәрә.
Инспекторларның чираттагы тикшерүе барышында көймә хуҗаларына суда куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Белгечләр әйтүенчә, иң еш очрый торган хокук бозулар арасында коткару жилетларыннан файдаланмау һәм суднолар хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү бар.
Бүгенге көндә бүлек исәбендә 5 меңнән артык су транспорты чарасы теркәлгән. Резина көймәләр бу исәпкә кертелми. Инспекторлар рейдларга атнага берничә тапкыр чыга.
Белгечләр искәртә: суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү — һәр көймә хуҗасының җаваплылыгы.
Альбина Вәлиева
MAX