Август ахыры – сентябрь башында Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партияләре кайтарылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев брифинг вакытында хәбәр итте.
Быел республикада 2,4 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. Бу Татарстан халкының якынча 60 процентын тәшкил итә. Вакцинация, беренче чиратта, балалар, йөкле хатын-кызлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен оештырылачак.
Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне гриппка каршы прививка ясатуны оештырырга киңәш ителә. Сәламәтлек саклау министрлыгы предприятиеләргә вакцинация үткәрү өчен медицина бригадаларын җибәрергә әзер. Моннан тыш, хезмәткәрләр яшәү урыны буенча поликлиникаларда да прививка ясатырга мөмкин.
Ныклы иммунитет формалашсын өчен, табиблар гриппка каршы вакцинацияне ноябрь аена кадәр узарга киңәш итә. Профилактик чараны вакытында күрү авырудан сакланырга һәм эпидемия чорын җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк.
Альбина Вәлиева
MAX