Татарстанда урман мәйданнарын торгызу буенча күләмле эшләр алып барыла. Быел республика территориясендә барлыгы 1 727 гектар җирдә урманнар яңартылган. Бу мәйданның 1 135 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Урманнарны саклау» федераль юнәлеше белән бәйле.

Урманнарны яңадан барлыкка китерү берничә ысул белән башкарылган. 1 200 гектарда белгечләр тарафыннан агачлар утырту юлы белән ясалма урманнар булдырылган, 2 гектар мәйданда катнаш төрдәге урманнар үстерү эше башкарылган. Ә 525 гектарда табигатьнең үз көче белән урман яңару процессы барган.

Табигый юл белән урманнарны торгызу эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Белгечләр бу юнәлештәге чараларны җәйге-көзге чор тәмамланганчы алып барырга планлаштыра.

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, 823 гектар мәйданда туфракны әзерләү һәм минеральләштерү, агачларның табигый рәвештә үсүенә уңай шартлар тудыру, шулай ук урман кисү вакытында яшь үсентеләрне саклап калу чаралары үткәреләчәк.

Программа кысаларында урманнарны торгызу белән генә чикләнмиләр. Шулай ук сыйфатлы урман орлыклары әзерләү, орлыкчылык өчен билгеләнгән объектларны карау һәм урман культураларын кыйммәтле агач токымнары рәтенә кертү юнәлешендә дә эш алып барыла.

Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге чараларның төп максаты — Татарстанның урман фондын саклау, аны арттыру, табигатьтәге экологик тигезлекне ныгыту һәм урман хуҗалыгын киләчәк өчен тотрыклы үстерү.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан башлап «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.