Түбән Камада нәшер ителүче «Туган як» газетасының баш мөхәррире Фәрит Имамов үз бакчасында авырлыгы 5 килограммга якын булган ташкабак үстергән.

«Яхшы нәтиҗәгә ирешүнең төп шартларының берсе — яшелчәне дөрес тәрбияләү. Ташкабак дым ярата, шуңа күрә аны вакытында һәм җитәрлек күләмдә су сибү мөһим», — дип билгеләп үтте ул.
Гигантский кабачок в руке человека
НТР 24 фотосы

Гадәти булмаган уңыш гаилә өчен шатлык кына түгел, ә тәмле ризыклар әзерләү өчен дә мөмкинлек биргән. Фәрит Имамовның тормыш иптәше ташкабактан кышка салатлар әзерләргә җыена.