Түбән Камада юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шәһәрнең берничә урамында асфальт яңартыла, бордюрлар урнаштырыла, велосипед юллары булдыру буенча эшләр алып барыла.

Химиклар проспектында эшләр берничә участокта оештырылган. Биредә юлның аерым өлешләренә яңа асфальт түшәлә, тротуарлар яңартыла. Төп максат — проблемалы урыннарны бетерү һәм велосипед инфраструктурасын үстерү.

«Быел велосипед инфраструктурасын бердәм системага китереп, аны боҗра рәвешендә тоташтырабыз: Урман урамы — Химиклар проспекты юнәлешендә хәрәкәт итеп, „Гаилә“ паркына, Лемаев скверына чыгу мөмкинлеге булдырылачак. Алга таба хәрәкәтне Нефтехимиклар паркына кадәр дәвам итәргә планлаштырабыз», — дип белдерде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Субай урамында юл ремонтының беренче этабы тәмамланган. Биредә 700 метр озынлыктагы юл яңартылган, бордюрлар урнаштырылган. Киләсе сезонда тагын 550 метр участокны төзекләндерү күздә тотыла.

Киләсе атнада дамба юлын ремонтлауның өченче этабы башланачак. Эшләр 2,5 километр озынлыктагы юл участогын үз эченә ала.

Тагын бер көтеп алынган объект — Актүбә урамы. Бу участок өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора: биредә шәһәр хастаханәләре комплексы, 63нче янгын сүндерү часте һәм яңартылган стоматология урнашкан. Хәзерге вакытта биредә асфальт яңартылган, тротуарларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Инфраструктураны үстерү урамга яңа сулыш бирергә тиеш.

Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылучы эшләрне дә исәпкә алып, Түбән Кама районында юлларны ремонтлауга 4,5 миллиард сум акча юнәлдерелгән.