Көтелгән ремонт тәмам. Бүген Субай урамы кулланышка тапшырылды. Республика программасы кысаларында биредә 700 метр озынлыктагы юл участогы төзекләндерелде. Бу — эшләрнең беренче этабы гына. Участокны ачу тантанасында шәһәр җитәкчеләре катнашты. Алар юл төзүчеләренә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Субай урамының әлеге участогы буйлап йөрү хәзер бер минуттан да кимрәк вакытны ала. Моңа кадәр автомобильчеләргә чокырларны урап узарга, тизлекне киметергә туры килгән. Капиталь ремонтны түбәнкамалылар көтеп алган. Тантаналы ачылышында шәһәр җитәкчеләре дә катнаша.
Юлны республика программасы кысаларында яңарталар. Подрядчы булып Татавтодор чыгыш ясый. Эшчеләр 700 метр асфальт җәеп, ян ташларын урнаштыралар. Бүген аларның хезмәтен тантаналы шартларда билгеләп үтәләр.
Машина йөртүчеләрне тизлек режимын арттырмаска, юл билгеләренә игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыралар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX