Түбән Камадагы Нефтехимиклар паркын реконструкцияләүгә якынча 750 миллион сум тоту күздә тотыла. Шуның 550 миллион сумын СИБУР компаниясе бүлеп бирәчәк, ә тагын 200 миллион сумын Татарстан Республикасы бюджеты гранты хисабына җәлеп итү планлаштырыла.

Парк территориясендә эшләр инде башланды. 9 гектар мәйданда шәһәр халкы өчен заманча, күп функцияле ял урыны булдырылачак. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляевка шәһәрнең баш архитекторы сөйләде. Алар парк территориясен бергәләп карап чыкты.

Төзекләндерү вакытында спорт юнәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Паркны актив ял итү өчен төрле мәйданчыклар, велосипед юллары, тренажерлар һәм инклюзив спорт зоналары белән җиһазландырачаклар. Шулай ук балалар өчен төрле яшькә һәм кызыксынуга туры килгән уен мәйданчыклары төзеләчәк.

Яңартылган паркның Түбән Кама буенча туристик маршрутның төп нокталарының берсенә әверелүе көтелә. Реконструкция эшләрен 2027 елның икенче яртысында тәмамлау планлаштырыла.

«Биредә шәһәр күләмендәге чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар, кече сәхнә, кафе, спорт җиһазларын прокатка бирү урыны, төрле форматтагы балалар мәйданчыклары, этләр йөртү өчен махсус зона, спорт һәм мәгариф кластерлары булдырылачак. Балалар өчен осталык дәресләре үткәрүгә аерым бина да каралган. Без бу паркны илдәге иң заманча паркларның берсенә һәм, әлбәттә, шәһәребезнең иң заманча җәмәгать киңлегенә әйләндерергә ниятлибез», — дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев.