Торак йортлар, социаль объектлар сафка бастырып, уңайлы һәм заманча шәһәр мохитен булдыруга үз өлешен кертүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Россиядә Төзүчеләр көне августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Быел ул 9ына туры килә. Халык иҗаты йортында әлеге уңайдан тантаналы чара узды. Кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләнде, ә үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң лаеклы төзүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Түбән Камада Төзүчеләр көнен бәйрәм итү шәһәрнең легендар шәхесе Евгений Королёв һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аның исеме Түбән Кама төзелеше, тарихы һәм үсеше белән аерылгысыз бәйле. Студентлар, тармак ветераннары һәм мәртәбәле кунаклар Евгений Королев бюстына чәчәкләр салдылар.
Тантананың төп өлеше Халык иҗаты йортында узды. Фойеда кунаклар булачак төзүчеләр — политехника көллияте студентлары әзерләгән проектлар күргәзмәсе белән танышты. Яшьләр заманча шәһәр төзелеше, экологик яктан уңайлы торак комплекслары һәм аның архитектурасы турында үз карашларын җиткерделәр.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — беренче төзүче Борис Чигарьковка «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» исеме бирелү булды. Зал аны басып алкышлады.
Сәхнәгә төзелеш оешмалары, хезмәт коллективлары һәм тармак ветераннарын да чакырдылар. Алар арасында мөхтәрәм шәһәрдәш Иван Коршин да бар. Ул Түбән Камага иң беренче чаналы-трактор колоннасы белән килгән.
Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе Түбән Кама артистлары катнашындагы концерт программасы белән үрелеп барды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX