30 административ хокук бозу очрагы һәм бер җинаять эше кузгатылган. Түбән Камада мототранспорт йөртүчеләргә карата контроль көчәйтелде. Җирле дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә мотобатальон инспекторлары ярдәмгә килде.
Бер тәүлек эчендә генә дә ике тәгәрмәчле тарнспорт йөртүчеләргә карата 15 административ беркетмә төзелә. Шуларның берсе — 12 яшьлек питбайк йөртүче кызның әти-әнисенә.
Югары маневрлы мотоцикллар, махсус саклану экипировкасы, элемтә чаралары урнаштырылган шлемнар. Түбән Камага Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең аерым махсуслаштырылган мотобатальоны хезмәткәрләре килде. Максат бер — юлларда иминлекне арттыру һәм һәр хатаның җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын искәртү.
Бер тәүлек эчендә генә дә полиция хезмәткәрләре 30 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Алар арасында — дәүләт теркәү номерларыннан башка йөрү, мәҗбүри иминият полисы булмау, шлемсыз идарә итү, шулай ук бер җинаять эше кузгатуга нигез булган факт теркәлгән. Моннан тыш, питбайкны балигъ булмаган балага бирү очрагы да ачыклана. Транспорт чарасы белән 12 яшьлек кыз идарә иткән. Питбайк аның әти-әнисе исеменә рәсмиләштерелгән.
Мототранспорт хуҗаларына карата контрольнең көчәйтелүе турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткән иде. Хокук бозулар турында Эчке эшләр идарәсенең кизү бүлегенә яки дәүләт автоинспекциясенә шалтырата аласыз.
Сезон башыннан бирле Түбән Камаа мототранспорт катнашында 18 авария теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 10 кеше имгәнү алган. Шуларның икесе — балигъ булмаган балалар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX