Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Түбән Камага булган һөҗүм нәтиҗәсендә республикада матәм көне игълан ителде.

10 август иртәсендә Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары белән массакүләм һөҗүм ясалды. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дроннар сәнәгать һәм гражданлык объектларын һөҗүмгә тоткан. Кызганыч, һәлак булучылар бар.