Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүм итү факты буенча Россия Җинаять кодексының 205нче маддәсе («Террорчылык акты») нигезендә җинаять эше кузгатты.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, БПЛА гражданлык һәм сәнәгать объектларына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, 13 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. 40 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр дәлилләр җыя, пилотсыз очкычларның төрләрен һәм модельләрен ачыклый. Шулай ук бу гамәлне оештыруда һәм башкаруда катнашкан затларны билгеләү буенча эш алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.