Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Һәлак булганнарның гаиләләренә 2 миллион сум күләмендә түләү каралган. Зыян күрүчеләргә җәрәхәтләренең авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр акча биреләчәк.

Һәлак булган баланың әти-әнисенә муниципалитет 1 миллион сум түләячәк. Моннан тыш, җирләүне оештыру чыгымнарын да шәһәр хакимияте тулысынча үз өстенә алачак. Шулай ук өлешчә яки тулысынча юк ителгән мөлкәт өчен дә компенсация түләнәчәк, дип ачыклык кертте шәһәр мэры.

«Җаваплы хезмәтләргә зыян күргән шәһәр халкының мөлкәте турында мәгълүматны оператив рәвештә җыю бурычын куйдым. Китерелгән зыян компенсацияләнәчәк, ватылган барлык тәрәзәләр дә алыштырылачак», — дип белдерде Радмир Беляев.

Моннан тыш, Түбән Кама предприятиеләре һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтәчәк һәм җирләүне оештыру чыгымнарын үз өстенә алачак. Зыян күргән хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.