Түбән Камада шәһәр җитәкчеләренең киңәшмәсе кичәге пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

«Без авыр көннәр кичерәбез. Киев режимының варварларча һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәребездә 13 кеше һәлак булды. Алар арасында биш яшьлек кыз да бар. Һәлак булганнарның истәлеген бер минут тынлык белән искә алуыбызны сорыйм», — диде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.