Түбән Камада мотоцикл һәм питбайк йөртүчеләргә контрольне көчәйтәчәкләр. Моңа шәһәр халкының төнге тавыш, шулай ук юллардагы куркыныч йөрешләргә бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләре сәбәп булган. Бу хакта Түбән Кама мэры 11 августта узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Радмир Беляев сүзләренчә, соңгы вакытта шәһәр хакимиятенә төнлә микрорайоннарда мотоциклларда йөрү, тавыш чыгару һәм халыкның тынычлыгын бозуга бәйле күпсанлы шикаятьләр килгән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге белән узган киңәшмәдән соң Түбән Камада рейдлар санын арттырырга һәм өстәмә мотопатрульләр җәлеп итәргә карар кылынган. Шәһәрдә республиканың аерым билгеләнештәге махсус батальонының мототөркеме дә эшли башлаган.
Беренче тәүлектә инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 30 очрагын ачыклаган. Шуларның 15е мототехника һәм питбайк йөртүчеләргә туры килгән. Ачыкланган хокук бозулар арасында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү дә бар.
Түбән Кама мэры рейдларны даими нигездә үткәрергә һәм яшьләр күпләп җыела торган урыннарга аеруча игътибар бирергә чакырды. Моннан тыш, ул профилактик эшкә профессиональ мотоциклчылар җәмгыятен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, инспекторлар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә эшләячәк. Кагыйдә бозган яшүсмерләрне әти-әниләре белән бергә комиссия утырышына чакырып, һәр очракны аерым һәм җентекләп тикшерәчәкләр.
Шәһәр җиткәчесе шулай ук балигъ булмаганнарга мототехника белән идарә итәргә рөхсәт иткән ата-аналарның җаваплылыгы барлыгын искәртте. Ул Кайбыч районында булган очракны мисал итеп китерде: анда шлемсыз яшүсмер мопедта юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган. Суд карары белән аның әтисе җаваплылыкка тартылган.
Альбина Вәлиева
MAX