Маркетплейсларда техника сатып алганда мошенниклык кылуда шикләнелгән түбәнкамалы тоткарлаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-ат кыйммәтле смартфоннарга заказ биргән. Товарны тапшыру пунктында ул телефоннарны сиздермичә арзанрак модельләргә алыштырган һәм соңыннан акчасын кире кайтарган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, апрельдән майга кадәр әлеге ысул белән ул өч җайланманы үзләштергән. Урланган техниканың гомуми бәясе 40 мең сумнан артып киткән.
Җинаять эше кузгатылган.