Түбән Камада шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә мемориал янында көн дәвамында кеше өзелмәде. Шәһәр халкы чәчәкләр, шәмнәр һәм йомшак уенчыклар китерә. Фаҗигадә 13 кеше һәлак булды, алар арасында биш яшьлек кыз бала да бар.
Шәһәр комплекслы музее тирәсендә урнаштырылган мемориалга түбәнкамалылар иртәдән үк килә башлады. Кемдер чәчәкләр сала, кемдер шәм кабыза, ә кемдер биш яшьлек кызчык истәлегенә йомшак уенчыклар алып килә.
Чәчәкләр арасында дистәләгән уенчык — аюлар, куяннар, этләр. Гадәттә балаларга шатлык бүләк иткән бу уенчыклар бүген кайгы символына әверелгән. Алар арасында биш яшьлек бала истәлегенә китерелгәннәре аеруча тетрәндерә.
Фаҗига нәтиҗәсендә барлыгы 13 кеше һәлак булды. Аларның якты истәлегенә шәһәрнең комплекслы музее янында мемориал булдырылды. Көн дәвамында биредә кеше өзелмәде. Түбәнкамалылар бу авыр кайгыны бергә кичерә. Мондый мизгелләрдә сүзләр дә артык кебек. Кайгы, теләктәшлек һәм йөрәк җылысы чәчәкләрдә, кабызылган шәмнәрдә һәм кешеләрнең бер-берсенә карашында чагыла.
Мондый мизгелләрдә иң мөһиме — бергә булу. Кайгы уртак булганда, аны кичерү дә җиңелрәк. Түбәнкамалылар бу көннәрдә бер-берсенә көч һәм терәк булуларын тагын бер кат күрсәтә.
Альбина Вәлиева
MAX