Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәләренә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен Үзбәкстаннан эшче төркем килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: 10 августта Түбән Камага БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше, шул исәптән биш яшьлек кыз бала һәлак булды. Алар арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары да бар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җирле хакимият Үзбәкстан коллегаларына кирәкле ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, белгечләр зыян күрүчеләрнең хәле турында мәгълүмат җыя, шулай ук һәлак булучыларның гәүдәләрен Үзбәкстанга алып кайтуны оештыра. Һәр юнәлештәге эшне профильле министрлар координацияли. Гомуми җитәкчелек Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләнгән. Һәлак булучыларның мәетләрен туган илләренә озатыр алдыннан Түбән Каманың мәчетләренең берсендә җеназа намазы укылды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә дәваланучы зыян күрүчеләрнең хәлләрен белеште. Республика Рәисе Үзбәкстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасы да юллады. Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Тиешле карарны Татарстан Рәисе кабул итте.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX