Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган Үзбәкстан гражданнарының гәүдәләре 12 августта туган илләренә озатылды. Бу хакта Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы Миграция агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, гәүдәләр республика Оборона министрлыгының махсус борты белән алып кайтылган. Үзбәкстанда җирләү белән бәйле барлык чыгымнар дәүләт хисабына капланачак. Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме 10 август иртәсендә булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 13 кеше, шул исәптән, бер бала һәлак булган. Медицина ярдәме сорап 78 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 25е хастаханәгә озатылган.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар арасында Үзбәкстанның сигез һәм Таҗикстанның бер гражданины бар. 20гә якын чит ил гражданы яраланган. Россия Тикшерү комитеты террорчылык акты турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатты.